Барлык яңалыклар
Новости
12 Май , 15:30

Пицца: тәмле дә, әзерләргә дә уңайлы

Бу ризыкны әзерләү өчен кул астындагы ризыкларны кулланырга була.

Пицца: тәмле дә, әзерләргә дә уңайлы
Пицца: тәмле дә, әзерләргә дә уңайлы

 

Бу ризыкны әзерләү өчен кул астындагы ризыкларны кулланырга була.


Камыр (бер таба өчен):


* 1 йомырка;
* 0,5 стакан җылы су;
* 0,5 чәй кашыгы коры чүпрә;
* 1 чәй кашыгы песок;
* 0,5 чәй кашыгы тоз;
* 2 аш ашыгы көнбагыш мае;
* 2 стакан он.

Эчлек:

* 1 аш кашыгы майонез;
* 1 аш кашыгы томат пастасы (кетчуп);
* кечкенә 8 йомырка;
* 150 г казылык;
* 100 г (сыр)

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Камырны басып, жылы урынга куябыз. Шул арада, эчлеккә дигән әйберләрне әзерләп куябыз.

Табаны майлап камырны җәябез, аның өстенә майонез белән томат пастасын бергә кушып юка итеп сылыйбыз, аннан йомырка сытабыз, тоз сибәбез, казылык турыйбыз. Сыр уып, камырның кырыйларын матурлап 40 минуткан мичкә пешәргә куябыз.

Тәмле булсын!

Рецепт авторы Эльмира Нигматзянова

«Татар халык ашлары»ннан

Автор:
Читайте нас в