Новости
6 Май 2022, 05:52

Уфада тоннель тозелеше янында 50 метр диаметрлы чокыр хасил булган

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Уфада тоннель тозелеше янында 50 метр диаметрлы чокыр хасил булганУфада тоннель тозелеше янында 50 метр диаметрлы чокыр хасил булган
Уфада тоннель тозелеше янында 50 метр диаметрлы чокыр хасил булган

 

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.

 

Уфадагы урман юлында грунт ишелеп төшкән. Бүген төнлә, 6 майда, 21 нче хастаханә янындагы мәйдан һәм юл убылган.

50 метр диаметрлы һәм тирәнлеге 5 метр булган чокыр барлыкка килгән. Уфа мэры китергән мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.

- Территорияне коймадык. Хәзер барлык шәһәр хезмәтләре шул урында, сәбәпләрен ачыклый, - дип хәбәр иткән ул.

Шәһәр хезмәтләре торгызу эшләренә керешү өчен тикшеренүләр үткәрә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, янәшәдә М5 һәм М-7 трассаларын тоташтырырга тиешле көнчыгыш чыгу тоннелен төзү эшләре бара.

 

Чыганак: ufa1.ru

Фото: Ратмир Мавлиев / T.me

Автор:
Читайте нас