

Имам-хатиб Радиф Фәнис улының бәйрәм вәгазе уразаның кабул булу билгеләренә багышланды.
Бәйрәмдә район Хакимияте вәкиле булып баш архитектор Радмир Хөснияров катнашты. Радмир, яшь булуына карамастан (1987нче елда туган), шәхси эшкуар булып та үзен сынап караган кеше. Безнең "Нур" мәчетенең агач материалы анын туган авылы Штәндедәге шәхси пилорамасында әзерләнде hәм аның техникасы белән төзелеш кайнаган урынга тоткарлыксыз китерелә торды. Агач материалының яхшы сыйфатлы булуы тимкәлеләрнең күңеленә хуш килде. Бер кыз hәм бер малайга әти булган, бүгенге көндә шундый җаваплы вазифаны биләгән Радмир Фәрдус улына тормыш иптәше Зилия Радиф кызы (төбе белән Иске Янбай авылы кызы) белән тазалыкта, муллыкта, озын-озак итеп гомер кичерүләрен телибез. Шулай ук бүгенге бәйрәмнең кунагы, мәчет төзелешенә акчалата күләмле өлеш керткән Әнисә Сәетованы да билгеләп үтәсе килә. 1938нче елгы Әнисә апа 14 яшеннән үгез җигеп көтү көтеп эш башласа, үсеп җиткәч инде хезмәт юлын Свердловскийның "Уралмедь" заводы белән бәйли hәм 35 ел гомерен бакыр порошогы җитештергән цехка багышлый. 6 мәртәбә хаҗда булган Әнисә Җиhангәрәй кызы тормышны яратып, якыннарын шатландырып, аларга иман нурына юл күрсәтүче булып гомер юлыннан бара. Тынгысыз җанлы, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче әлеге изге затка ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге телибез.
Радиф Әхияров