Новости
29 апрель 2022, 06:36

Радий Хабиров Украинадан күченүчеләр килү сәбәпле Башкортстанда югары әзерлек режимын кертте

Башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар «гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру чараларына җәлеп ителә торган көчләрне һәм чараларны әзерләргә тиеш».

Радий Хабиров Украинадан күченүчеләр килү сәбәпле Башкортстанда югары әзерлек режимын керттеРадий Хабиров Украинадан күченүчеләр килү сәбәпле Башкортстанда югары әзерлек режимын кертте
Радий Хабиров Украинадан күченүчеләр килү сәбәпле Башкортстанда югары әзерлек режимын кертте

 

Башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар «гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру чараларына җәлеп ителә торган көчләрне һәм чараларны әзерләргә тиеш».

 

Башкортстан башлыгы Радий Хабиров республика территориясендә Украина, Донецк һәм Луган халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр килү сәбәпле, югары әзерлек режимын кертте.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының башкорт территориаль системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын керттеләр. Башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар «гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру чараларына җәлеп ителә торган» көчләрен һәм чараларын әзерләргә тиеш.

Республика башлыгы республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау министрлыклары һәм башка органнар белән берлектә күченүчеләрне урнаштырырга һәм аларны кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итәргә кушты. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту вице-премьер Ирек Сәгыйтовка йөкләнгән.

Автор:
Читайте нас