Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2022, 08:50

Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар

Шушы көннәрдә авылда зур өмә үтте.

9 Май — Бөек Җиңү көне алдыннан авылларда чистарту, төзекләндерү өмәләре оештырыла, үткәрелә. Бу яктан Богдан авылында яшәүчеләр матур үрнәк күрсәтә. Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салган, туган җирләренә Бөек Җиңү яулап кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә куелган яңа обелискны тантаналы ачуга әзерләделәр. Обелиск тирәсен караулы, тәрбияле итеп тотачак богданлылар.

Әле шушы көннәрдә җыелышып өмәгә чыгып обелиск тирәли тимер рәшәткәләрне буядылар, клумбаны казып чыктылар.

—Безнең буын кешеләренә тыныч тормыш хакына башларын салган, каннарын койган авылдашларыбыз истәлеге мәңгелек. Мәрхүмнәрнең рухлары шат, җаннары тыныч, тормышыбыз имин, күгебез аяз булсын! — ди богданлылар.

Бу чара турында Богдан авыл биләмәсе башлыгы Лениза Рамазанова социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар
Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар
Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар
Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар
Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар
Богдан авылында Бөек Җиңү көнен матур әзерлек белән каршылыйлар
Автор:
Читайте нас: