

Хезмәт хакының минималь күләмен 9% ка арттырырга тәкъдим ителә.
Бу хакта «Известия» га Дәүләт Думасында югары дәрәҗәле чыганак сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, яшәү минимумы өчен дә шундый ук индексация дәрәҗәсе каралган.
Әлеге вакытта минималь хезмәт хакы 13 890 сум тәшкил итә, ә яшәү минимумы — 12 654 сум. Күрсәткечләр 9% ка арткан очракта, алар 15 140 сум һәм 13 793 сум тәшкил итәчәк.
2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа тәртибе эшли. Хәзер ул узган ел өчен Россия буенча медиан хезмәт хакының 42% ын тәшкил итә. Хөкүмәтнең хәзер МРОТны һәм яшәү минимумын парламент хуплавыннан башка күтәрергә вакытлы хокукы бар, һәм Министрлар Кабинеты медиан хезмәт хакы методикасыннан файдалану икеле, дип аңлаткан «Известия» га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
Шул ук вакытта 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы да, пенсияләр дә 8,6% ка арткан, бу узган елгы инфляциядән бераз югарырак-8,4%. Министрлар Кабинеты хезмәт хакларын арттыру 2,7 млн хезмәткәрнең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк, дип бәяләгән.
Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы ел башыннан 22 апрельгә кадәр факттагы инфляция 11,32% ка җиткән. Еллык чагыштырганда ул 17% тан артып китәчәк.
МРОТ, яшәү минимумы һәм иминият пенсияләре гадәттә 1 гыйнвардан индексацияләнә. Әмма быел Россия-Украина конфликты фонында инфляциянең кискен тизләнүенә бәйле, чираттан тыш индексация үткәрү турында карар кабул ителүе турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.