Новости
27 апрель 2022, 06:04

Ишембай районы детдомыннан чыгып киткән бу дүрт бала кайда булырга мөмкин?

Ә бит малайларга нибары 13-15 кенә яшь...

Ишембай районы детдомыннан чыгып киткән бу дүрт бала кайда булырга мөмкин?Ишембай районы детдомыннан чыгып киткән бу дүрт бала кайда булырга мөмкин?
Ишембай районы детдомыннан чыгып киткән бу дүрт бала кайда булырга мөмкин?

 

Ә бит малайларга нибары 13-15 кенә яшь...

 

Ишембай районында дүрт бала югалган. Аларның кайдалыгы 26 апрельдән билгеле түгел. Балаларны эзләү турында “Балаларны эзләү. Уфа" ирекмәннәр төркеме хәбәр иткән.

Билгеле булуынча, малайлар Петровск балалар йортыннан качкан. Аларның кайберләренең моңа кадәр дә учреждениене үзаллы калдырып киткәне булган.

Шакиров Данил: 15 яшь, буе 160 сантиметр, какча гәүдәле, кыска кара чәчле, соры күзле. Ул кара кофта, ак футболка, кара спорт трикосы, кара кроссовки кигән.

Хәсәнов Тимофей: 13 яшь, буе 158 сантиметр, какча гәүдәле, кыска сары чәчле, күзләре соры. Зәңгәр төстәге олимпийка, зәңгәр күлмәк, зәңгәр джинсы, кара-кызыл кроссовка кигән.

Гөбәйдуллин Тимур: 13 яшь, буе 150 сантиметр, тыгыз гәүдәле, кыска кара чәчле, күзләре соры. Зәңгәр кызыл җиңле толстовка, зәңгәр трико, кара-ак кроссовки кигән.

Гобәйдуллин Эмиль: 13 яшь, буе 150 сантиметр, какча гәүдәле, кыска кара чәчле, соры күзле. Ул кара-кызыл олимпийка, ак күлмәк, зәңгәр джинсы, кара-ак кроссовки кигән.

Аларның кая икәнлеген белгәннәрнең барысын да 8-987-106-06-01 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар, дип яза чыганак.

Фото: "Башинформ"   

 

Автор:
Читайте нас