Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2022, 21:43

Ульяновск өлкәсендә "Рябинка" балалар бакчасында тәрбиячене һәм ике баланы үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Ведомствода билгеләп үткәнчә, хәзер фаҗига урынында Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

Бүген көндез Ульяновскның СССРга 50 ел урамында урнашкан "Рябинка" исемле балалар бакчасына мылтык белән коралланган ир-ат кереп, тәрбиячене, шулай ук биш яшьлек малайны һәм алты яшьлек кызны атып үтергән.
Коточкыч адымнан соң, ир-ат үз-үзенә кул сала. Балалар бакчасының тагын бер хезмәткәре җәрәхат алган һәм ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла. Җинаять кылган вакытта балалар бакчасында йокы вакыты (тихий час) була. Атучының гәүдәсен балалар белән бүлмәдә тапканнар.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, мәктәпкәчә балалар учреждениесендә сакчылар булмаган. Җинаять кылуның сәбәпләре ачыклана. 

Автор:
Читайте нас: