

Уфа. 23 апрель - "Балтач таңнары". Башкортстанда Украинадагы махсус операция зонасыннан кайткан Росгвардия хезмәткәрләрен каршы алдылар.
Бүген, 23 апрель көнне, хезиәткәрләр составын утырткан егерме автомобильдән торган колонна Октябрьский, Туймазы һәм Уфа урамнары буйлап узды. Бөтен җирдә сугышчыларны республика халкы сәламләде – флаглар, чәчәкләр тотып каршы алдылар..
Уфада, Украинадан, денацификация махсус хәрби операциясе районыннан кайтучыларны Росгвардиянең Региональ идарәсе начальнигы полиция генерал-майоры Александр Бурдо сәламләде.
– Сез командировканың соңгы көненә кадәр Ватанга тугры калдыгыз. Хәтта иң авыр минутларда да берегез дә курку белмәде һәм төшенкелеккә бирелмәде, җиңүче бабаларыбыз рухын сындырып булмавын тагын бер кат раслады,-диде Александр Бурдо.
Ул республика башлыгына сугышчыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.