Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2022, 15:45

Балтачлылар агроконференциягә җыелды

Анда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика вәкилләре катнашты.

Балтачлылар агроконференциягә җыелды
Балтачлылар агроконференциягә җыелды

 

Анда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика вәкилләре катнашты.

 

Район Хакимиятенең утырышлар залында агроконференция үтте. Анда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республиканың үзйөрешле машиналары һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү инспекциясе начальнигы урынбасары Илһам Шакиров, “Россельхозцентр” учреждениесе филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин катнашты.  Агроконференциягә хуҗалык җитәкчеләре, крестьян – фермер хуҗалыклары башлыклары чакырылды.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Фәбипов белдерүенчә, алда торган кыр эшләренә яхшы әзерлек тәэмин ителгән. Бер гектар җир исәбенә 12,5 килограмм тәэсирле матдәдә минеарль ашламалар кайтарылган. Тракторларның 80 проценты бүгеннән басуга чыгарга әзер. Дизель ягулыгы белән район хуҗалыклары 95 процентка тәэмин ителгән. Орлыклык материалга килгәндә, берничә хуҗалыкта кайбер мәсьәләләр бар, әмма алар хәл итәрлек. Булган техниканы һөнәрманнар белән комплектлауда проблемалар юк.

Фларит Әсхат улының әйткәннәрен районның баш агрономы Фәрит Солтанов тулыландырды.

Узган җәйдә корылык булу сәбәпле, җирдә дым запасы аз. Шунлыктан, һава шартлары тотрыклылануга, тиз көннәр  эчендә басуга чыгарга һәм язгы кыр эшләрен кыска срокта тәмамларга кирәклеге турында искәртте Фәрит Гали улы.

—Уҗым культураларының торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек. Район хуҗалыкларының чәчүлекләренә йөреп чыктык һәм көздән чәчелгән мәйданнарның торышы белән таныштык. Быелгы сезонда районда башлап куйбышевлылар тырматуга чыктылар. Кулыгыз җиңел булсын, — диде Фәрит Гали улы.

Илһам Миңнеәхмәт улы чыгышын саннар телендә башлады. Балтач районы хуҗалыкларында исәпләнгән 120 тракторга вакытында техник карау үткәрелгән. Әмма язын эшкәртеп чәчәсе мәйданнардан чыгып караганда, бер тракторга йөкләнеш зур - 200 гектардан артык мәйдан төшә.

—Бу бик зур йөкләнеш. Башка районнарда мондый очракларда физик шәхесләрнең техникасын җәлеп итәләр. Моны сезнең районда да практикаларга киңәш итәр идем, — диде Илһам Миңнехан улы. Һәм техник хәвефсезлек, техниканың саклыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләргә тукталды.

Айдар Хәмәтшин 2022нче елга фитосанитар прогноз турында сөйләде.

РайонХакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең информация-консультация үзәге директоры Вадим Галиакбәровның чыгышында сүз авыл хуҗалыгы техникасы ремонты, техника сатып алуны планга ярашлы башкару тәртибе турында барды. Вадим Ралиф улы район хуҗалыкларының ягулык-майлау материаллары белән тәэми ителеше турында да аңлаешлы итеп сөйләде.

Агроконференциянең практик өлеше Иске Балтач авылындагы “А7 АГРО РБ” җәмгыятенең бүлендек предприятиесе базасында дәвам итте. Биредә ел башыннан машина-трактор паркының яңа техника белән тулылануы белән таныштылар.

Сөйләшүгә Илгиз Әхвәс улы йомгак ясады:

—Хәерле сәгатьтә, дип эш башлыйк. Чәчеп, урып, сугып алып складларга уңышны салмый торып безнеке дип әйтеп булмый. Бар да яхшы булсын. Эшлик, чәчик, үстереп зур уңыш алыйк, — диде район җитәкчесе.

 

Балтач игенчеләре агроконференциягә җыелды
Балтач игенчеләре агроконференциягә җыелды
Балтач игенчеләре агроконференциягә җыелды
Балтач игенчеләре агроконференциягә җыелды
Балтач игенчеләре агроконференциягә җыелды
Балтач игенчеләре агроконференциягә җыелды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: