Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2022, 08:29

Иске Каргалы авылына “Атайсал” проекты килеп җитте

Аның чикләрендә авылда матур эш башкарылды.

Иске Каргалы авылына “Атайсал” проекты килеп җитте
Иске Каргалы авылына “Атайсал” проекты килеп җитте

 

Аның чикләрендә авылда матур эш башкарылды.

 

Хәзер Иске Каргалы авылына килүчеләрне авыл башында матур стела каршы ала

Ул Башкортстанда башлангыч алган “Атайсал” проекты чикләрендә булдырылды.

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов кебек күренекле шәхесләр, илгә бик күп игелекле ул һәм кызлар бүләк иткән Иске Каргалы авылыннан чыккан кешеләр туган төбәкләре белән ныклы бәйләнеш булдырып яши беләләр.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров башлангычы белән “Атайсал” проекты тормышка ашырыла башлагач, Каргалыда туып-үсеп, канат ныгытып читтә яшәгән актив тормыш позицияле кешеләр табылды.

Алар икесе дә әлеге вакытта Штәнде авылында төпләнеп яшәүче Каргалы авылы кызлары (классташлар) Лениза Нуртдинова (Гилимшина) һәм Фирүзә Фазлыева (Низамова). Күптән уйлаган уйларын тормышка ашырып, туган авылларының исемен типографиядә яздырып алып авыл башына урнаштыруны оештырды алар.

—Әлеге вакытта 140 кеше гомер кичергән (прописка буенча) Иске Каргалы авылында фельдшер-акушер пункты эшли. Атнага ике көн күчмә сәүдә оештырылган. Авылдашларыбыз тәкъдиме белән тормышка ашырылган проект авылның тышкы күренешен бизәячәк, авылның исемен күрсәтә, ә уртак эш торак пунктның төзеклеге өчен җаваплылыкны арттырачак, — ди Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: