Новости
21 апрель 2022, 10:11

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы: Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы халыкка 2022 елда Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкләрен искә төшерде.

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы: Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?Башкортстанның Хезмәт министрлыгы: Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Башкортстанның Хезмәт министрлыгы: Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

 

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы халыкка 2022 елда Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкләрен искә төшерде.

 

Яз һәм хезмәт көне һәм Җиңү көне уңаеннан биш көнлек эш атнасында ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре булып 30 апрель, 1, 2, 3, 4, 7, 8, 9, 10 май көннәре санала. Шул ук вакытта 29 апрель һәм 6 май җомга көннәрендә эш дәвамлылыгы кыскармый.

"Алты көнлек эш атнасында 1, 2,3, 8, 9, 10 май эшләми торган ял көннәре. Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көне 2 майга туры килә. Димәк, 2 май дүшәмбедән ял көне 2022 елның 3 маена алты көнлек эш атнасында күчерелә", — дип аңлатканнар төбәк хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында һәм 30 апрельдә эш дәвамлылыгы бер сәгатькә, шимбә көнне 7 майда кыскармый, дип өстәгәннәр.

Ел саен үткәрелә торган төп яки еллык өстәмә түләүле отпуск биргәндә, 1, 2 һәм 9 май ялның календарь көннәре исемлегенә кертелми.

 

Башинформ

Автор:
Читайте нас