

Сәйтәк авылында яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларда асралган терлекләрне көтүгә чыгару мәсьәләсе буенча сөйләшүгә җыелдылар.
Халык электропастух сатып алырга һәм әлегә кадәр көтүлек булган территориядә урнаштырырга карар кылдылар.
Җыелышта ветеринария фельдшеры чыгыш ясады һәм халыкка йорт хайваннарының йогышлы авырулары турында сөйләде, көтүлеккә чыгарыр өчен барлык кирәкле ветеринария таләпләре (прививкалар) үтәлгән (ясалган) булырга тиешлеген аңлатты.
Эльза Фаюршина, авыл биләмәсе башлыгы