Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2022, 17:26

Пицца пешерәбезме, дуслар?

Мондый тәмлекәчкә олылар да, бала-чагалар да шат.

 

Мондый тәмлекәчкә олылар да, бала-чагалар да шат.

Безгә кирәк:


150 мл җылы су
1кап коры чүпрә (11гр)
1а. к шикәр комы
0.5 ч.к тоз
2 а.к сыек май
300 гр чамасы он.

Эчлек өчен:


Колбаса
Помидор
Сыр
Кетчуп, майонез
Укроп, петрушка

Әзерләү тәртибе:


Җылы суга чүпрә, тоз, шикәр комы, сыек май, он салып камыр басабыз. 20 минутка җылы урынга кабарырга куябыз. Ул арада эчлек ясыйбыз. Колбасаны саламлап, помидорны ярымтүгәрәкләп турыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз. Укроп, петрушканы турап куябыз. Әзер камырны таба зурлыгында җәябез. Ике пицца чыга. Майлы табага җәелгән камырны урнаштырабыз. Өстенә кетчуп, майонез сылыйбыз. Колбаса, помидор куябыз. Сыр, укроп, петрушканы сибеп җибәрәбез. Духовкада 200° та 20 - 30 минутлар пешереп алабыз. Эчлек өчен кемгә ничек ошый, шуларны куллана инде.
Тәмле булсын!

“Татар халык ашлары”ннан

Автор:
Читайте нас: