Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2022, 17:08

Башкортстанда «ВАЗ-2114» автомашинасына исерек хәлдә идарә иткән хатын-кыз сусаклагычка төшеп киткән...

 Өч хатын-кыз һәлак булган, водитель исән...

Зианчура районында бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Вакыйга Күгәрчи авылы янында Ямашлы сусаклагычы ярында булган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, «ВАЗ-2114» руле артында исерек хәлдәге 47 яшьлек хатын-кыз сусаклагычка төшеп киткән.

Алдан китерелгән мәгълүматларга караганда, һәлакәт нәтиҗәсендә машинада булган өч хатын-кыз һәлак булган. Машина йөртүче автомобильдән чыга алган. Хәзер машинаны ярга чыгаралар.

"Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Бу хәлнең төгәл шартлары билгеләнә", - дип белдергәннәр ведомствода.

Чыганак: ИА Башинформ

Автор:
Читайте нас: