Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2022, 15:04

Башкортстанда калдыкларны җыю һәм чыгару буенча хокук бозулар өчен штрафлар кертәчәкләр

Кемгә, күпме, нинди очракларда?

Башкортстанда калдыкларны җыю һәм чыгару буенча хокук бозулар өчен штрафлар кертәчәкләр
Башкортстанда калдыкларны җыю һәм чыгару буенча хокук бозулар өчен штрафлар кертәчәкләр

 

Кемгә, күпме, нинди очракларда?

 

Башкортстанда чүп җыю һәм чыгару өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар кертеләчәк.

Дәүләт Җыелышы депутатлары тиешле закон проектын якындагы пленар утырышта кабул итәргә ниятли.

Закон проектында «Көнкүреш каты калдыклары-Башкортстан» информацион системасына мәгълүмат урнаштырганда җибәрелгән бозулар өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә. Сүз урындагы үзидарә органнарына һәм көнкүреш каты калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторларына карата штрафлар турында бара. Алар мәгълүмат системасында тулы булмаган яки дөрес булмаган белешмәләр өчен каралган, шулай ук әгәр мәгълүматлар бөтенләй бирелмәгән булса.

Хокук бозулар өчен вазифалы кешеләргә – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 15 меңнән 30 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

«Көнкүреш каты калдыклары-Башкортстан» информация системасына чүп чыгару турында информация агыла. Республикада барлык контейнер мәйданчыклары санлаштырылган һәм интерактив картага чыгарылган. Ташучылар аларны чүп чыгарганчы һәм аннан соң фотога төшерергә бурычлы. Әмма практикада бер үк фотосурәтләрне бастыру очраклары да бар. Парламентта штрафлар кертү тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар.

Газим Талипов фотосы

Автор:
Читайте нас: