Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2022, 15:38

“Балтач районында иң төп бурычлар — район халкына уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту”

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Фаат улы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ хәбәрчебезгә районның саулык саклау системасындагы яңалыклар турында сөйләде.

“Балтач районында иң төп бурычлар — район халкына уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту”
“Балтач районында иң төп бурычлар — район халкына уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту”

 

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Фаат улы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ хәбәрчебезгә районның саулык саклау системасындагы яңалыклар турында сөйләде.

 

—Салават Фаатович, соңгы вакытта Балтач үзәк район хастаханәсендә нинди яңалыклар булды?

—Пандемиядән соң, февраль азагында республика Саулык саклау министрлыгы боерыгы буенча без яңадан тергездек:

-диспансеризация үткәрү һәм олы яшьтәге кешеләргә профилактик тикшерүләр, шул исәптән аерым категория гражданнарга тирәнтен диспансеризация үткәрүне;

-көндезге стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү;

-халыкка амбулатор шартларда планлы медицина ярдәме;

- физиотерапия кабинеты эшен яңартты;

-терапия участокларына күчмә система яңартылды. Ягъни, элекке кебек үк, терапевтлар һәм тар белгечләр айга 2-3 тапкыр үз участокларына чыгалар, пациентларны мобиль ФАПта яки стационар ФАПларда кабул итәләр, диспансерлау үткәрәләр. Элегрәк пандемия аркасында авылларга чыгу мөмкин түгел иде. Күбрәк йогышлы авыру белән зарарланган пациентлар белән эшләделәр һәм, нигездә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәттеләр.

Хастаханәдә бүгенге көндә эш барлык юнәлешләр буенча да алып барыла. Аерым алганда: олылар һәм балаларны диспансерлау, һәм өлкән халыкны даими медицина тикшерүе, тирәнтен диспансерлау, вакцинация, тәүлек әйләнәсе һәм көндезге стационарларда медицина ярдәме күрсәтү, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү һ. б.

—Әлеге вакытта милли проектлар кысаларында медучреждениенең матди- техник базасын ныгыту өчен нәрсәләр эшләнә?

—«Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча быел 30 млн сумга якын җиһазлар һәм техника сатып алынды.

Шулай итеп, март ахырында без күптән көткән яңалыклар тормышка ашырылды. Үзәк район хастаханәсенә «Маммо 4 МТ – Плюс» маммографы аппараты кайтарылды. Хәзер хатын-кызларыбыз поликлиникада тикшерү уза алалар, аларга хәзер бу төр тикшерү өчен район чикләреннән читкә чыгарга туры килмәячәк. Без бу вакыйгага бик шат! Аппарат инде урнаштырылды, аны эшләтеп җибәрү өчен радиологик контроль белгечләренең рөхсәтен көтәбез. Якын арада 40 яшьтән узган барлык хатын-кызларны кабул итә башлыйбыз , ә алар безнең районда 6 меңгә якын кеше.

Шәхсән минем өчен, табиб-эндоскопист буларак, тагын бер мөһим һәм кирәкле аппарат - Fujifilm VP-7000 эндоскопик комплексын сатып алу зур шатлык булды. Ул югары сыйфатлы HDTV-визуализация, GIF – H185 эндоскопы белән комплектланган. Мондый мөмкинлекләр, һичшиксез, тикшерүнең сыйфатын арттыра . Аның ярдәмендә патология учакларын хәзер 2 мм арада күзәтергә мөмкин.

Безнең хастаханә өчен тагын бер мөһим сатып алу булып LADA Largus автомобиле тора. Ул пациентларга кичектергесез ярдәм күрсәткәндә табибларны йөртү өчен кулланылачак.

Медицина өлкәсендә бу елның иң мөһим һәм көтеп алынган вакыйгасы —Түбән Иванай, Магашлы-Алмантай, Уразай авылларында модульле ФАПлар төзү. Боларның барысы да Федераль илкүләм проект ярдәмендә башкарылачак.

Моннан тыш, якын арада хирургия электрокоагуляторы, электрокардиографлар, дефибриляторлар сатып алу планлаштырыла.

Шулай итеп, без медучреждениенең матди-техник базасы планлы рәвештә ныгытылуын күрәбез, аның төп максат — безнең районда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру.

Бүгенге көндә районда медицина өлкәсендә нинди проблемалар бар?

—Төп проблема – демографик проблема. Әлеге вакытта районда үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Әйтик, соңгы өч айда 85 кеше үлгән, шуларның 11е-эшкә яраклы яшьтәгеләр, 51 сабый туган. 2022 елда Балтач районында гомуми үлем санының сәбәпләре структурасы өч ай эчендә түбәндәгечә күренә:

беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында - нерв системасы авырулары, өченче урында — сулыш органнары авырулары. Кызганычка каршы, авыруның соңгы стадияләрендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән яман шеш авырулары белән пациентлар саны арта. Минемчә, моңа пандемия дә сәбәп булды. Соңгы ике ел дәвамында кешеләр, коронавирус йогышы йоктырудан куркып, хастаханәгә килүне суздылар, күпләр диспансерлау, медицина каравы узмадылар.

Хөрмәтле райондашлар! Мин сезне үз вакытында диспансерлауны, профилактик, башлангыч медицина тикшерүләрен үтәргә чакырам, чөнки тикшерү вакытында гына җитди авыруларны ачыкларга мөмкин. Шул чакта гына сәламәтләнүнең уңышы мөмкин!

—Коронавирус буенча безнең районда эпидемиологик хәл нинди?

—Безнең районда коронавирус йогышы буенча эпидемиологик хәл тотрыклы.

Ел башыннан, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, районда коронавирус йогышының 1501 расланган очрагы теркәлде. Балтач районында атна эчендә коронавирус йогышы белән авыруның 7 очрагы теркәлде. Бүгенге көндә амбулатор дәвалауда авыруның җиңел формасы булган 11 пациент бар, шуларның 2се - бала. Гаилә учаклары — 2.

Коронавирус авыруына уңай нәтиҗә белән тугыз пациент стационар дәвалауда. Пациентларның хәле уртача авырлыкта. Бер атна эчендә 4 пациент хастаханәгә урнаштырылды. Агымдагы елның май-июнь айларында «стелс – омикрон» штаммлы яңа дулкын көтелә. Шуңа күрә профилактикалауның бердәнбер ысулы булып вакцинация тора. Барыгызны да вакцинациягә чакырам!

—Хастаханәдә кадрлар белән хәл нинди?

—Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсендә 45 табиб һәм 174 урта медицина хезмәткәре эшли. 2021 елда эшкә 4 яшь белгеч - табиб-терапевтлар урнашты. Аларның икесе «Земский доктор» федераль программасында катнашты. Кызганычка каршы, кадрлар проблемасы да бар. Әлеге вакытта анестезиолог-реаниматолог, отоларинголог, психиатр, эпидемиолог, хирург, ФАП фельдшерлары, шәфкать туташлары кебек белгечләрдә ихтыяҗ бар. Якын арада әлеге кадрлар проблемалары хәл ителер дип өметләнәм. Моның өчен район Хакимияте белән берлектә март һәм апрель айларында Бөре медицина-фармацевтика көллияте һәм БДМУ студентлары белән очрашулар үткәрелде. Шунысы куанычлы, алар арасында безнең медицина оешмасында эшләргә

теләүче студентлар да бар. Без аларны түземсезлек белән көтәбез!

Безнең районда яшь белгечләр-медиклар өчен нинди шартлар бар?

—Беренчедән, лаеклы хезмәт хакы.

Икенчедән, безнеп медицина оешмасына эшкә урнашкан медицина хезмәткәрләре, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019нчы елның 30нчы июлендеге карары нигезендә, 1.5 млн. сум (табиблар), (фельдшерлар – 750 мең сум) күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алу хокукына ия. 2009 елдан авылларга, я эшче бистәләргә, яки БР территориясендә 50 мең кешегә кадәр халык яшәгән шәһәр тибындагы бистәләргә килгән медицина хезмәткәрләренә (табибларга, фельдшерларга) бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре каралган.

Өченчедән, күмәк килешү нигезендә яшь белгечләргә-табибларга, фельдшерларга  50 мең сум күләмендә “подъемный” бирелә.

Моннан тыш, яшь белгечләр өчен арендага торак алу мөмкинлеге дә бар.

Медицина хезмәткәрләренең балалары өчен балалар бакчаларында беренче чиратта урыннар, балалар сәламәтләндерү лагерьларына һәм санаторийларга юлламалар бирелә.

Хастаханә алдында нинди бурычлар тора?

—Иң төп бурычлар — район халкына уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне, демографик күрсәткечләрне яхшырту. Моның өчен, барыннан да элек, кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

 

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: