Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2022, 11:18

Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте

Балтач үзәк район хастаханәсе “Пищебло”гында янгын очрагында эвакуацияләүне оештыру күнегүләре үтте.

Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте

 

Балтач үзәк район хастаханәсе “Пищеблогы"нда янгын очрагында эвакуацияләүне оештыру күнегүләре үтте.

 

Эш сәгате башлану белән 66 санлы янгын сүндерү-коткару частенә Балтач үзәк район хастаханәсе “Пищеблогы"нда янгын баш калкытуы турында хәбәр килде. Шартлы рәвештә ут чыгу турында "112" хезмәтенә хәбәр салынуга, гадәттән тыш хәл булганда күрелергә тиешле барлык мөһим чаралар барланды.

 Сигнал булганнан соң, санаулы минут үтүгә КамАЗ һәм Урал базасындагы ике янгын сүндерү автомашиналары шартлы янгын урынына килеп җитте. Сүндерүчеләр су сиптерү корылмаларын эшкә кушып, секундлар-минутлар эчендә янгын чыганагына киртә куйдылар.

 КамАЗ автомашинасы янгын сүндерүчеләре санаулы минутлар эчендә персоналны эвакуацияләде, шартлы янгын чыганагын сүндерде. Урал автомашинасы базасындагы янгын сүндерү расчеты янгын сүндерү сулыгы янында тукталды.

— Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәлеге күрсәтмәсе буенча саулык саклау учреждениеләрендә янгын сүндерү-тактик күнегүләр үтә, — ди 66 санлы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Әдеһәм Гайниәхмәтов.

Шартлы янгынны сүндерүдә эвакуацияләүне үткәрүдә персоналның, 66 санлы частьнең личный составының, Эче эшләр бүлекчәсе, системалаштырылган медицина ярдәме отрядының, “Сельэнерго” җәмгыяте, “Газсервис” филиалы бүлекчәсе хезмәткәрләренең берлектәге эшчәнлеге күрсәтелде.

—Мондый күнегүләр ел саен хастаханәнең бер бүлекчәсендә үткәрелә. Хастаханә җитәкчелеге биредә эшләгән персоналның, дәвалану курсы үткән пациентларның хәвефсезлегенә аерым игътибар бүлә. Быел да бу чара зур оешканлык белән үтте. Баш табиб Салавыат Гыйльметдинов эшкә җитди карый, — ди хастаханәнең хезмәтне саклау белгече Ришат Фәтхиев.

    Күнегүләр барышында хезмәткәрләрнең янгын очрагына никадәр әзерлекле булаларын сынадылар. Күнегүләрне оештыручылар белдерүенчә, янгынга каршы әзерлек торышын әледән-әле тикшереп, янгын очрагында кемгә нинди бурыч йөкләтелгәнлеген, янгын сүндерүдә беренчел кирә-яракларны дөрес куллануны искә төшереп тору өчен оештырыла бу күнегүләр.

Газим Талипов фотолары

Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Бүген Иске Балтач урамы буйлап сиреналарын кабызып янгын сүндерү расчетлары үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: