Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2022, 09:55

Телеңне йотарлык җимеш бәлеше рецепты

Аны Сургут шәһәрендә яшәүче Гөлчәчәк Фәтхулова тәкъдим итә.

Телеңне йотарлык җимеш бәлеше рецепты
Телеңне йотарлык җимеш бәлеше рецепты

 

Аны Сургут шәһәрендә яшәүче Гөлчәчәк Фәтхулова тәкъдим итә.

 

Камыр өчен: 150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы), 1-2 аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басабыз, 20 минут чамасы камырны табак белән каплап картайтабыз.

Эчлек өчен тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем җимеше), 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май кирәк.

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп-пешереп (пешәр-пешмәс дип аңларга, дөгегез изелеп бетмәсен) алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап сак кына болгатабыз. Камырыбызны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз.

40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торабыз.

Әлеге бәлеш камыры, ит бәлеше, өчпочмак, бәрәңге тәкәсе, башка төр ризыклар пешерергә дә ярый.

 

Чыганак: “Ашларыгыз тәмле булсын”

Автор:
Читайте нас: