Башкортстанда болытлы һава торышы көтелә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк.
Республиканың гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы идарәлеге мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне аязлы-болытлы, коры булуы көтелә, көндез төньяк-көнбатышта бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә - 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы. Көндез - 8-13 градуска кадәр җылытачак.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, талгын.