Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 08:33

Уфада балалар белән мәктәп автобусы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан...

Уфаның Орджоникидзе районында Тимаш авылыннан чыгып, мәктәп автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Kia Sportage» һәм ПАЗ автобусы бәрелешкән. Транспорт чаралары механик зыян күргән, зыян күрүчеләр юк. Билгеле булганча, мәктәп автобусы салонында тугыз укучы булган. Алар артыннан башка автобус җибәрелгән.

Хәзер бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, тикшерү башланган.

Чыганак: ГТРК БАШКОРТОСТАН

Автор:
Читайте нас: