Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 11:22

Башкортстанда коронавируска бәйле югары әзерлек турындагы указга яңа үзгәрешләр кертелде

Хастаханәләрдә авырулар саны арта...

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров COVID-19 таралу куркынычына бәйле,  югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, дини объектлар эчендә бер вакытта 500 дән артык кеше (руханиларны һәм дини оешмалар хезмәткәрләрен дә кертеп) була ала. Шул ук вакытта Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәү мәҗбүри. Документ хокукый мәгълүматның Республика интернет-порталында урнаштырылган.

Искәртеп узабыз, элегрәк Указга үзгәрешләр, аерым чикләүләр йомшаруга карамастан, март ахырында кертелгән иде, республикада битлек режимы саклана.

Чыганак: Башинфом

Автор:
Читайте нас: