Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 14:17

Балтачта мәктәп автобуслары тикшерү үтте

Мәктәп автобусы махсус таләпләр куела торган транспорт чараларына керә.

Балтачта мәктәп автобуслары тикшерү үтте
Балтачта мәктәп автобуслары тикшерү үтте

 

Мәктәп автобусы махсус таләпләр куела торган транспорт чараларына керә.

 

Ул укучыларны уку урынына алып бара һәм алып кайта, шулай ук төрле характердагы  чараларга чыгу өчен билгеләнгән.

 Район автоинспекторлары мәктәп укучыларын йөртүче транспорт чараларының техник торышына аерым игътибар бирә.

 Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ильдус Айметов автоусларның ут сигнализациясенең төзеклеген, ишекләрне ашыгыч ачу кнопкаларын, тахографларны һәм машина йөртүче картасын, салонга менү һәм аннан төшү җайланмаларын, куркынычсызлык каешларын һәм аларның йозакларын, аптечка, ут сүндергечләр һәм авария билгеләрен тикшерде.

Балаларның узасы юллары имин булсын!

Автор:
Читайте нас: