Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 10:23

Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә

Бу көннәрдә район үзәгендәге барлык учреждение, предприятие, оешма эшчәннәре бердәм күтәрелеп чистарту өмәләренә чыкты.

Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә
Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә

 

Бу көннәрдә район үзәгендәге барлык учреждение, предприятие, оешма эшчәннәре бердәм күтәрелеп чистарту өмәләренә чыкты.

 

Яз җитеп, кар эри башлау белән кар астыннан ташландык чүп-чар өемнәре чыга. Балтач районында һәр язда чистарту, тазарту өмәләре оештырыла. Иске Балтач почта элемтә бүлекчәсе һәм “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы эшчәннәре бүген, 15 апрель иртәсендә үзләренә беркетелгән территориягә өмәгә чыктылар. Урамнарда, юллар кисешкән урыннарда, юл буйларында тәрбиясез юлчылар, авылдашларыбыз ыргыткан чүп-чарны җыеп чыгаруны, территориядәге кар өемнәрен таратуны оештырдылар.

Чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста дип кабатларга яртасак та, калдыкларны, чүп-чарны тиешсез урынга ыргытабыз шул. Артыбыздан без ташлаган чүпне кемдер килеп тазартырга түгел, аяк баскан, үзебезне туендырган җирне пычратмаска тиешбез.

Газим Талипов фотолары

Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә
Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә
Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә
Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә
Балтачта чистарту өмәләре дәвам итә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: