Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 08:52

Агротехниканы серияле җитештерү үзебезнең Башкортстанда тормышка ашырылачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров чит ил аналоглары урынына агротехниканы серияле җитештерү турында хәбәр итте.

Башкортстанда чит ил аналогларын алыштыра алачак агротехниканы серияле җитештерә башлаячаклар. Бу хакта социаль челтәрләрдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, «АртАгро» компаниясе – «Уфа» индустриаль паркы резиденты – ашлык чистарту станокларын җитештерү өчен җиһазлар сатып алган. Техниканы элек Россиягә чит илләрдән генә китерәләр иде. Шулай ук предприятиедә орлык өчен гравитация өстәлләре җитештерү буенча илдә бердәнбер производство бар. Станокларны Волгоград һәм Новосибирскка җибәрәләр, Казахстанга җиһазлар китерә башлау өчен әзерлек бара.

"Әлегә кадәр биредә шундый агротехниканың бердәм экземплярлары чыгарылды. Яңа җиһазларны эшләтеп җибәргәннән соң илебез станокларын җитештерүне агымга китерәчәкләр", - дип уртаклашты республика башлыгы.

«АртАгро»  сәүдә йорты 2017 елдан авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. 2020 елда компания кайбер төр җиһазлар җитештерә башлады. 2021 елда “АртАгро” 60 эш урыны булдырып, авыл хуҗалыгы машиналарын яңа җитештерүгә 150 млн.сум инвестицияләгән.

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: