Чәй табынына мондый ватрушкаларга кем сөенмәсен?!.
Аны әзерләү өчен безгә кирәк:⠀ ⠀⠀
2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан сөт, 2 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка, 10 г коры чүпрә, 0,25 балкашык тоз, камырга сылау өчен 1 йомырка, шикәр оны. ⠀⠀ ⠀⠀
Эчлек өчен:
200 г эремчек, 1 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 балкашык он, 50 г йөзем, 6 аш кашыгы мәк, 3 аш кашыгы бал. ⠀⠀ ⠀⠀
Чүпрәне җылы сөттә эретергә. Тоз, шикәр комы, йомырка өстәп болгатырга. Иләнгән он кушып, бүлмә температурасында йомшартылган атланмай өстәп, камыр басарга һәм азык пленкасы белән каплап, җылы урынга куярга. 2-2,5 сәгатьтән соң, кабарган камырны баскалап, пленка астында тагын 40-50 минут тотарга. Йөземне җылы суда чайкатырга. Эремчеккә шикәр оны кушып, йомырка, он һәм йөзем өстәп, яхшылап болгатырга. ⠀⠀ ⠀⠀
Мәкне җылы суда чайкарга һәм вак тишекле сөзгечкә салып, суын саркытырга. Аннары мәкне кәстрүлгә салырга, бал өстәргә һәм сүрән утта бертуктаусыз болгата-болгата, 10 минутлап кайнатырга. Камырны тагын бер кат басарга һәм он сибелгән куна тактасына салып, 5-6 см калынлыкта озынча итеп тәгәрәтергә. Шуны тигез 10 кисәккә бүлеп, барысын да шар формасында түгәрәкләргә. ⠀⠀ ⠀⠀
Табага он сибәргә һәм шар формасындагы камыр кисәкләрен бер-берсеннән 5 әр см ара калдырып тезәргә. Агач тукмак белән белән шарларда уемнар ясарга. Ватрушкаларның бер өлешенә эремчек, ә калганнарына мәк эчлеге салырга. Мәк әйләнәсенә кулинария капчыгы ярдәмендә матурлап эремчек салырга. Табадагы ватрушкалар өстенә тастымал каплап, 30 минут тотарга. ⠀⠀ ⠀⠀
Аннары ватрушкаларга җиңелчә генә тугланган йомырка сыларга да 180 градус кызулыктагы духовкада 40 минутлап пешерергә.⠀⠀
⠀⠀
Тәмле булсын!
“Татар халык ашлары”ннан