Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2022, 14:35

Башкортстанда санавиация вертолеты ярдәмгә килә

Мәсәгуттән җиде яшьлек баланы тиз арада Уфаның Республика балалар клиник хастаханәсенә санавиация вертолеты белән илткәннәр.

Башкортстанда санавиация вертолеты ярдәмгә килә
Башкортстанда санавиация вертолеты ярдәмгә килә

 

Мәсәгуттән җиде яшьлек баланы тиз арада Уфаның Республика балалар клиник хастаханәсенә санавиация вертолеты белән илткәннәр.

 

Дуван районы Мәсәгут авылыннан җиде яшьлек кызда беренчел перитонит барлыкка килгән.

Саулык саклау министрлыгында аңлатуларынча, башта Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе табиблары өлкән пациентканы дәвалауның алдагы тактикасын билгеләү һәм консультация бирү өчен санавиация вертолеты бортында Мәсәгутка килә.

"Җиде яшьлек баланың медицина эвакуациясе Мәсәгут хастаханәсенең табиб-анестезиологы озатуында Республика балалар клиник хастаханәсенә кире рейс белән оештырылды", - дип сөйләгән БР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Кызның әтисе мондый мөмкинлеккә бик шатлана һәм медикларга социаль челтәрләрдә рәхмәт белдерә.

"Рәхмәт аларга! Кызыбызны 50 минут эчендә балалар республика хастаханәсенә илттек, - дип язган Мәсәгут авылында яшәүче ир.

Россиядә санитар авиацияне үстерү буенча чаралар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Башкортстанда 2021 елда 171 очыш башкарылган, санитар авиация республика дәрәҗәсендәге учреждениеләргә 181 пациентны китергән. БРда санитар авиацияне үстерү РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2021 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының региональ проектларын тормышка ашыруның иң яхшы практикалары исемлегене кертелгән.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: