Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2022, 14:53

Башкортстанда балыкчы Агыйдел елгасында батып үлгән...

Благовещенскида Агыйдел елгасында бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Башкортстанда балыкчы Агыйдел елгасында батып үлгән...
Башкортстанда балыкчы Агыйдел елгасында батып үлгән...

 

Благовещенскида Агыйдел елгасында бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, көймәдә ир-ат балык тотарга елгага кергән.

«Билгеләнмәгән сәбәп аркасында ул көймәдән суга егылып төшә һәм бата башлый. Барысы да шаһитлар күз алдында булды. Алар аны коткарып калырга тырыштылар, әмма барып чыкмады», - дип сөйләгән шаһитларның берсе.

Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр чакыртыла. 61 яшьлек ир кешенең мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Хәзер тикшерү чаралары үткәрелә, үлем очрагының сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә.

Табигатьтә яз. Елгаларның ярлары тулыша. Балык кармакларга яраткан балыкчылар өчен аеруча хәвефле чор. Үзегезне саклагыз!

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: