Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2022, 08:54

Башкортстанда һава торышы: + 22 градуска кадәр җылытачак, яшен яшьнәп яңгыр явуы ихтимал

Якын көннәрдә Башкортстанда апрель уртасы өчен аномаль җылы һава торышы урнашачак.

Башгидрометүзәк фаразлары буенча, бүген, 13 апрельдә, республикада һава температурасы +16, ә иртәгә, 14 апрельдә, +22 градуска кадәр җылыначак. Төнлә дә, +2дән +7 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, кайбер районнарда яшен яшьнәячәк. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле җил исәчәк.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: