Баш табиб Салават Гыйльметдинов бүлекләрдәге авыруларның хәле белән танышты.
Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов, үзенең урынбасары һәм дәвалаучы табиблар белән берлектә бүлекләр буенча гомуми йөреп чыктылар (обход үткәрделәр).
Пациентларның торышы, дәвалавы турында фикер алыштылар, алга таба дәвалауны алып бару буенча киңәшләр бирделәр.