Бик шәп рецепт белән уртаклашабыз, дуслар.
Пешереп карагыз, ошаса, тагын пешерерсез.
Безгә кирәк була: 1 стакан җылы су
1 стакан сөт
1 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы дрожжи
Ярты чәй калак тоз
50 гр. көнбагыш мае
Барысын да яхшылап болгатып он салына, йомшак кына итеп басып куябыз, кулга ябышмаслык итеп.
Өстенә тастымал ябып 2 сагать кабартабыз.
Эчлеген нәрсә салып эшләсәгез дә була. Пирожкиларны ясап, куна тактасында тагы кабартып алабыз, аннары эссе майда як-ягын кыздырабыз.
Тәмле булсын!
Чыганак: Татар халык ашлары