Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2022, 10:19

Башкортстанда авыл старосталарына өстәмә вәкаләтләр бирелде

Нинди вәкаләтләр?

Башкортстанда авыл старосталарына өстәмә вәкаләтләр бирелде
Башкортстанда авыл старосталарына өстәмә вәкаләтләр бирелде

 

Нинди вәкаләтләр?

 

Башкортстанда авыл старосталарына өстәмә вәкаләтләр бирелде.

Бу хакта республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Әлеге вакытта документ Республика Башлыгы Радий Хабиров тарафыннан имзаланган һәм хокукый мәгълүмат порталына урнаштырылган.

“Авыл халкы арасында иҗтимагый әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итәргә әзер һәм үз өстенә алырга теләгән актив кешеләр бар, әмма моның өчен җитәрлек вәкаләтләре юк. Староста статусы аларга кирәкле инструментарий бирә. Тәкъдим ителгән закон проекты урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итү өчен әлеге институтны үстерүгә юнәлтелгән”, - дип аңлаткан Башкортстан Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Авыл старосталары урындагы үзидарә органнарына ярдәм итә, мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертә, торак пункт мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыша, утырышларда киңәшләшү тавышы хокукы белән катнаша ала, дип аңлатыла.

Чыганак: ГОРОБЗОР.Ру

Автор:
Читайте нас: