Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 20:42

Россиядә пенсияләрне өстәмә индексацияләү көтелә!

Владимир Путин Министрлар Кабинетына 20 апрельгә кадәр пенсияләрне һәм социаль түләүләрне индексацияләү буенча карарлар бирергә кушты.

Россиядә пенсияләрне өстәмә индексацияләү көтелә!
Россиядә пенсияләрне өстәмә индексацияләү көтелә!

 

Владимир Путин Министрлар Кабинетына 20 апрельгә кадәр пенсияләрне һәм социаль түләүләрне индексацияләү буенча карарлар бирергә кушты.

 

Россия Хөкүмәте 20 апрельгә кадәр ил Президенты Владимир Путинга хезмәт хакын һәм социаль түләүләрне, шул исәптән пенсияләрне өстәмә индексацияләү буенча тәкъдимнәр тапшырырга тиеш. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.

«Пенсияләрнең, шул исәптән хәрби хезмәт үткән кешеләргә һәм аларга тиңләштерелгәннәргә пенсия тәэминаты, социаль түләүләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын, шулай ук хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумы күләмен арттыру (индексацияләү) турында тәкъдимнәр тапшырырга. Вакыт-2022 елның 20 апреле», - дип күрсәтелгән публикациядә.

Шул ук вакытта президент Министрлар Кабинетына агымдагы елда халыкның хәерчелек дәрәҗәсе һәм керемнәрдәге тигезсезлек дәрәҗәсен киметергә кушты. Дәүләт башлыгы башкарылган эш нәтиҗәләре 15 июньгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, дип боерды. Аннары докладлар квартал саен үткәрелергә тиеш.

Шулай ук Путин агымдагы елның 1 мартыннан соң керемнәре кимегән гаиләләр өчен социаль ярдәм алу мөмкинлеген арттырырга кушты.

16 март көнне Путин икътисадны үстерү буенча киңәшмә барышында хөкүмәтнең минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын, социаль түләүләр һәм пенсияләрне арттыру нияте турында хәбәр итте.

Чыганак: gazeta.ru

Автор:
Читайте нас: