Республика Башлыгы Радий Хабиров умартачылыкны яклауга юнәлтелгән законга кул куйды.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы умартачылык турында республика законына төзәтмәләр кабул итте.
Законда умарталыкларны булдыру һәм урнаштыру буенча таләпләр аныклана. Аерым алганда, умарта ояларын элек зиратлар, үләт базлары булган яки җитештерү һәм куллану калдыклары, химик, токсинлы, радиоактив матдәләр урнаштырылган урыннарда урнаштыру тыела.
Шулай ук умарталарны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауга каршы чаралар каралган. Хәзер чәчүлекләрне химик эшкәртү өчен җаваплы кешеләр киң мәгълүмат чаралары аша якындагы торак пунктларга җиде километр радиуста яшәгән халыкны башкарылачак эшләр турында хәбәр итәргә тиеш булачак. Шул ук вакытта эшләрне башкару вакыты һәм ысулы, кулланыла торган пестицидлар һәм агрохимикатларның төре, аларның куркынычлык классы, шулай ук умарталарда кортларны изоляцияләү вакыты күрсәтелергә тиеш.
Якын арада закон басылып чыгачак һәм ун көн узгач үз көченә керәчәк.
Газим Талипов фотосы