Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 10:18

Башкортстанда кар көрәргә чыгып... акча өеменә тап булганнар!

Әбҗәлил районының Ташбулат мәктәбе укучыларының шимбә өмәсенә чыгып, кар астында бик мул акча табуы хакындагы хәбәр социаль челтәрне шаулаткан.

Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында башлап шимбә өмәләре үтте. Тирә-якны чистарту эшеннән Әбҗәлил укытучылары да читтә калмаган.

Ташбулат урта мәктәбе укучылары теркеме автомобиль трассасын тазартырга чыга. "Банная усадьба"дан Магнитогорск юлына киткән якта аларның берсе кар астыннан күренеп яткан ике меңлек кәгазь акчаларга юлыга. Акча бик мул күренә, тазарткан саен чыгып кына тора. Ярдәмгә ул иптәшләрен чакыра. Пычранган акчаны җыя башлыйлар һәм... аларның ялган акча икәнлегенә төшенәләр.

Байтагын капчыкларга тутыргач, кемдер истәлеккә фото төшик, дип, табылган акчалар белән фотога төшәләр. Аннары кызык күреп таныш-белешләренә җибәрәләр. Һәм социаль челтәрләрдә төрле уйдырмалар күренә башлый.

Шулай да ялган акчалар арасыннан бер бөртек чын 50 сумлык та табыла. Аларны кем ташлаганлыгы билгесез, әммә шимбә өмәләренә атна саен чыгу өчен шәп реклама!

Чыганак: Башкортостан

Фото: Гөлшат Гизетдинова

Автор:
Читайте нас: