Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 11:46

Башкортстанда асфальт-бетон заводлары эшли башлады

Уңай һава шартлары урнашкач, «Башкиравтодор» җәмгыяте, кайнар асфальт кулланып, барлык эш төрләрен башкару өчен, асфальт-бетон заводларын эшләтеп җибәрде.

Башкортстанда асфальт-бетон заводлары эшли башлады
Башкортстанда асфальт-бетон заводлары эшли башлады

 

Уңай һава шартлары уршкач, «Башкиравтодор» җәмгыяте, кайнар асфальт кулланып, барлык эш төрләрен башкару өчен, асфальт-бетон заводларын эшләтеп җибәрде.

 

- Республикада 470 мең тоннадан артык вак таш һәм 4 мең тонна битум әзерләнгән инде, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Башкортстан Республикасында юл төзелеше һәм ремонт буенча иң эре дәүләт подрядчысы - «Башкиравтодор» җәмгыятенең 26 асфальт-бетон заводы эшли башлаячак.

Шуны истә тотарга кирәк, кышкы тәнәфестән соң, асфальт-бетон заводын тулысынча эшләтеп җибәрү өчен 3-4 көн кирәк. Бу вакыт эчендә заводка битумны оптималь температурага кадәр җылыту таләп ителә. Бу сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасын әзерләү өчен мөһим технологик факторларның берсе.

Балтач юлчылары да район территориясендәге юлларда чокырларны ремонтлау эшен башлап җибәрде. Бу хакта көн дәвамында хәбәрләр сайтыбызда урнаштырырбыз.

Чыганак: sterlegrad.ru

 Фото pravitelstvorb.ru  

Автор:
Читайте нас: