Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 15:10

Балтач юлларында чокрылар ремонтлана

Әлегә район юлчылары салкын асфальт куллана.

Балтач юлларында чокрылар ремонтлана
Балтач юлларында чокрылар ремонтлана

 

Әлегә район юлчылары салкын асфальт куллана.

 

Бүген, 11 апрель көнне, районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре район үзәге Иске Балтач авылының Совет урамында эш башлады.

—Ел башыннан район территориясендәге юлларда барлыкка килгән 400 чокыр (мәйданы 200 квадрат метр) тигезләнде инде. Бу айда янә 150 квадрат метр мәйдандагы чокырлар ремонтланачак. Ә май аеннан үзебезнең асфальт-бетон заводын эшкә кушачакбыз һәм кайнар асфальт кулланып ремонт эшен дәвам итәчәкбез, — ди районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Илдар Җиһангиров.

Эшләре җиңел түгел юлчыларның. МТЗ-82 тракторын хезмәтләндергән Фирдәвис Әсләмов фреза ярдәмендә чокырны тигезли, шомарта. "Штиль" маркалы өрдереп чистарткыч җайланма (ветродув) кулланып Володя Файрушин чокырның эчен чистарта, КамАЗ автомашинасы водителе Фәһим Маликов алып килгән салкын асфальтны юл эшчеләре көрәк белән чокырга төягәннән соң чокыр урыны виброплитә ярдәмендә тыгызланып тигезләнә. Эш барышын юл мастеры Артур Абулкарамов шәхси контролендә тота.

ГАЗель автомашинасы водителе Рәвис Сәләхов эшчеләрне соңлатмый эш урынына китереп җиткерә.

Эш фронты җитәрлек юл эшчәннәренә. Совет урамында эш тәмамлануга башка участокка күчәчәкләр.

Юлларның төзеклеге хәвефсезлек ягыннан да бик зур роль уйнаганын аңлый районыбыз юлчылары.

Газим Талипов фотолары

Балтач юлларында чокрылар ремонтлана
Балтач юлларында чокрылар ремонтлана
Балтач юлларында чокрылар ремонтлана
Балтач юлларында чокрылар ремонтлана
Балтач юлларында чокрылар ремонтлана
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: