Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 15:34

Бүген вак бәлеш пешерик, дуслар!

Эльмира Нигматзянова рецептын тәкъдим итәбез.

Бүген вак бәлеш пешерик, дуслар!
Бүген вак бәлеш пешерик, дуслар!

 

Эльмира Нигматзянова рецептын тәкъдим итәбез.


Камыр өчен кирәк булачак:

1 йомырка;
200 мл җылы сөт;
 1 аш кашыгы коры чүпрә;
1 аш кашыгы шикәр комы;
100 г эретелгән атланмай;
1 чәй кашыгы тоз;
 он.

Эчлек өчен:
500г фарш,

1 стакан бүрттерелгән дөге,
1 суган,
тоз, борыч.

Эш барышы:

Мин камырны кабартмадым, әзер булуга пешергә керештем. Кисәкләргә бүлдем. Җәеп, уртасына эчлекне салдым 1 см тирәсе тишек калдырып, кырыен бөрдем. Майлы табага тезәбез, кырыйларын әзрәк майлап җибәрдем. Алдан җылытылган мичкә, 45 минутка пешәргә куябыз. Пешеп чыгар алдыннан шулпа өстәп чыгасы.
Тәмле булсын!

“Татар халык ашлары” ннан

Автор:
Читайте нас: