

Уфада шәхси йортта 12 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган...
Ашыгыч хезмәтләргә фаҗигале хәбәр килә. «Башинформ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганактан мәгълүм булуынча, шәхси йортта 12 яшьлек укучы баланың үле гәүдәсе табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул үз-үзенә кул салган.
«Лицеист уку һәм яшәү урыны буенча уңай характерланды. Билгеле булганча, тулы гаиләдә тәрбиялән», - дип хәбәр иткән әңгәмәдәш.
БР буенча Русия тикшерү комитеты органнары балигъ булмаганның үлем шартларын билгели, дип хәбәр иткәннәр республика тикшерү идаресенең матбугат хезмәтендә.
Фото: Ксения Калинина
Башинформ