Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2022, 20:16

Башкортстанда автоһәлакәткә юлыккан ханымның транспортка идарә итү таныклыгы да булмаган...

Үзе соң, үзе ни хәлдә?

Караидель районында Lada Vesta автомобиле юлда әйләнгән. Юл-транспорт һәлакәте Бөре-Тастуба - Сатка автомобиль юлының 109 километрында теркәлгән.

Җиңел машина руле артында 37 яшьлек хатын-кыз була. Ул идарә итә алмый. Тикшерү барышында аның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана.

Ханымны төрле травмалар белән хастаханәгә илтәләр. Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак: bash.news

Фото: ГИБДД РБ

Автор:
Читайте нас: