Бу хакта республика Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.
Башкортстанда мөселманнарның Корбан бәйрәме 9 июльдә шимбә көнне билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан өстәмә ял көне дип 11 июльне игълан иттеләр. Тиешле документка республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров кул куйды. 8 июльдә эш көне кыскартылачак.
“Корбан гаете өч-дүрт көн дәвам итә һәм бүләкләр тапшырырга кабул ителгән туганнарыңның һәм дусларыңның хәләрен белү өчен иң хәерле вакыт булып санала",-дип ассызыкладылар Хөкүмәттә.
Чыганак: ГОРОБЗОР.Ру