Исән булсалар 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләрләр иде...
Алар замандашлар иде, бер чордарак туганнар. Яшь аерымлыклары да нибары биш ел. Икесе дә апрельнең беренче ункөнлегендә дөньяга аваз салганнар. Әгәр исән булсалар, гәзит битләре аларга багышланган котлаулар белән тулы булыр иде. Без, шәкертләре, Тимерхан Рәкыйповны -95, Тимерҗан Ахуновны 90 яше белән тәбрикләр идек.
Гомерләрен укыту-тәрбия эшенә багышлаган бу мөгаллимнәр – халык арасында абруй казанып, олы ихтирамга лаек булып, мәктәп, авыл тарихында якты эз калдырган шәхесләр. Мәктәбебездә, Бөек Ватан сугышында чыныгу алган, башкаларны үз артыннан ияртергә сәләтле, әйдәп баручы җитәкчеләр булмаган түгел. Мөхәмәтҗан Вәесов, Мазһар Хаматнуров, Васфи Галишанов, соңрак алардан шактый яшь Мөнир Җамалетдиновлар да лидерлар иде. Киләчәктә, Аллаһы теләсә, алар турында да язмалар дөнья күрер. Ә әлегесе нәкъ менә иң башта телгә алынган ике мөхтәрәм затка багышланган. Мин аларның холык – фигыльләрендәге охшашлыклар һәм аерымлыклар, эш стильләре, кешеләргә мөнәсәбәтләре, шәхси тормышларындагы гаҗәеп туры килүләр турында бәян итәчәкмен.
...Күз алдына китерик. Бер гасырдан элегрәк вакытлар. Беренче империалистик сугыш бара. Илдә хәлләр җинелдән түгел. Тик яшьлек яшьлек инде, авырлык дип тормый, үзенекен итә. Көндәшленең гаярь егетләреннән булган Габрәкыйп белән Тимкә авылының чибәр кызы Мәйсәрә дә әнә шул елларда өйләнешәләр. 1917 елда беренче балалары Һидая туа (элеккеләр мәгънәле исемнәр кушканнар). Шуннан соң ел саен диярлек гел ир балалар гына, туган берсе үлә бара. 1927 елда туганына, инде монысы исән үссен, тимер кебек нык булсын, дип, Тимерхан дигән исем бирәләр. Һәм, Аллаһы Тәгалә ихтыяры ата-ана теләген тормышка ашыра: малайның исеме җисеменә туры килә.Төпчекләре Рәбига исемле кыз булып, авылдашыбыз Закир Мишәров белән тормыш кора. Чилябедә яшәп вафат була.
Тимерҗан Ризван улының туган авылы Урал инде күптән юк. Башта ул Шады мәктәбендә белем ала. Аннан укуын Татарстанның Баулы төбәгендә дәвам итә. Биредә аны шунда яшәүче иң өлкән апалары, ирен Бөек Ватан сугышында югалткан Зәкия Кирәева алдыра. Яшүсмер егет соңыннан Халык шагыйре булып танылачак Фәнис Яруллин белән бер мәктәптә укый. “Без өлкән сыйныфларда укыганда, Фәнис башлангычта иде. Шул вакытта ук укытучысына дәфтәрләр тикшерергә булыша иде”, — дип хәтерли торган иде Ахунов абый. Урта белемгә ия булып, ул башта укытучылар институтын, соңыннан Башкорт дәүләт университетының филология факултетын (читтән торып) тәмамлый. Бу уку йортының беренче чыгарылыш студенты Ахунов башта районыбызның Шәвъяды, аннан Чокалы җиде еллык мәктәбенең директоры була. Ә 1957 елдан алып аның 40 ел тормышы һәм хезмәте Көндәшле авылы һәм мәктәбе белән бәйләнгән. 1959 елда ул яңа оештырылган сигезъеллык мәктәпнең беренче директоры итеп билгеләнә. Төрле елларда ул укыту-тәрбия буенча директор урынбасары була. Әмма барыннан да элек, халык күңелендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып калды. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен, 1970 елда аңа “Башкорт АССР мәктәбенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Олыгайган әти-әнисен Тимерҗан Ахунов үз гаиләсенә алдырып тәрбияли.
Шушы урында Тимерхан Габдракыйп улы турында бераз язып үтик. Үсмер һәм яшьлек еллары сугыш чорына туры килә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, хезмәт юлын ул 1941 елда колхоз хисапчысы сыйфатында башлый, бераздан Көндәшле авыл советы башкарма комитеты секретаре итеп сайлана. 1944 елда фронтка алынып, 39 нчы армия составында, Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен Япония милитаристларыннан азат итүдә катнаша. Бу төбәктә тәмам ышанычлы тынычлык урнашканчы, 1951 елга чаклы, хезмәт итә ул. Соңгы елларда Порт- Артур шәһәрендә башта – батальон штабы писаре, соңыннан яшерен частьта эшләр башкаручы була. Аның күкрәген “ Японияне җингән өчен” медале, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены бизәде, архивында Сталинның Рәхмәте сакланды...
Минем хезмәт юлымның беренче җиде елы Тимерхан абый – директор, шуның дүртесе Тимерҗан абый завуч булган елларга туры килде. Әйтергә телим, бездә – этикетка сыядырмы, юкмы – укытучыларга, өлкәнрәк коллегаларга да, “ ович”, “ овна”лар урынына абый, апа дип, халыкчан эндәшү гадәттә булды. Өлкән буын вәкилләре гәрчә бер-берсенә олылап эндәшәләр дә (исеме, әтисенең исеме). 1970 елларда фәлән апа, фәлән абый дип эндәшүләре киң таралды. Авылда аларны, шул заманга хас булганча, Ахунов, Рәкыйпов, Хәмәтнуров дип йөреттеләр. Ә менә Тимерхан Рәкыйповка укучылар да, укытучылар да, җыештыручылар һәм техник хезмәткәрләр барысы да һәрчак, зурлап, абый дип эндәшәләр иде. Ул чынлап та, барсын да җитәкләүче, өйрәтүче, яклаучы, хәстәрлек күрүче өлкән Абый булды...
Кадрларга карата мөнәсәбәттә, миңа калса, икесе бер рәвештә иде. Җитәкче булгач, җыелыштамы, утырыштамы, яисә эш барышындамы – тавышыңны күтәрергә дә туры килә. Монысы – язылмаган закон. Ә менә юкка акырыну, җикеренү, кешенең шәхесен кимсетү алар өчен ят нәрсә булды. Кеше, әлбттә, хаталанмый тормый. Андыйларны да – хәзергедән аермалы буларак – шунда ук җәзага тарту, яисә эштән үк чыгару ягында булмадылар. Ялгышкан кешене, башкалар алдында түгел, бәлки, кабинетка чакырып нык кына кыздырганнан соң, аның хәленә кереп, проблемаларын сорашып, аңа яңадан яхшы эшләү, яшәү мөмкинлеген бирәләр иде...
Атадан күргән – ук юынган, диләр. Тимерләр нәселләрендә педагоглар күп. Римма (халык мәгарифе отличнигы) һәм Рида Ахуновалар укытучы һөнәрен сайладылар. Ракыйповларның балалары, оныклары арасында шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләр күп булды. Кызлары Хәния, кияүләре Рәфкать Гомәровлар (аларны бөтен кеше юксына) сәләтле педагоглар иде, уллары шул юнәлештә эшләп алдылар. Барсын бергә кушсан, Рәкыйпов – Гомәровлар династиясенең мөгаллимлек стажы – 163, Ахуновларныкы – Фәнизә Хан кызы һәм Ленария Илдар кызын да кертеп – 178 ел тәшкил итә.
Тәмамлар алдыннан, янә бер гаҗәеп туры килүне әйтеп узам. Ике олпат ир-ат та, гомерләренең соңгы берничә елында бер аякларын кистереп, инвалид коляскасында йөрүгә дучар булдылар. Инде дөньядан китүләренә шактый гомер узып бара. Алар йөрәк түрендә яши. Авыл проблемаларына битараф булмаган патриотлар, киң күңелле, олы җанлы ил агалары, акыллы киңәшләр бирүче остазлар – уйлар торып-торып аларга кайта, күңел аларны сагына. Изге Рамазан аендагы бу язма рух- шәрифләренә бер дога булып барсын.
Мәгъдән Фазылов
Тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша аласыз
Фотолар шәхси архивтан