Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2022, 15:30

Сумса пешерүнең бер кыенлыгы да юк

Аны көндәлек чәй табыны өчен дә әзерләргә була, ди уңган хуҗабикәләр.

Сумса пешерүнең бер кыенлыгы да юк
Сумса пешерүнең бер кыенлыгы да юк

 

Аны көндәлек чәй табыны өчен дә әзерләргә була, ди уңган хуҗабикәләр.


Камыр өчен:


- 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;
- 600 г он;
- 1 аш кашыгы шикәр комы;
- ярты чәй кашыгы тоз;
- 300 мл сөт;
- 2 йомырка.

Камырны басабыз, сәгать ярымга кабартырга куябыз.

Эчлек өчен:


- 600 г фарш;
- 2-3 баш суган;
- яшел тәмләткечләр;
- тоз;
- борыч.

Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез.
Артык тыгызламый гына рулет шикелле итеп төрәбез.
Хәзер инде шуны бик зур булмаган өлешләргә кисәбез.
Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез.
Һәрберсенең уртасына берәр аш кашыгы эчлек салабыз.
Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз.
Кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз.
Әзер сумсаларны кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор:
Читайте нас: