Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2022, 16:13

Хыянәт кичерелми?

...Кайтып керсәм, урын-җиремдә ирем чит хатын-кыз белән йоклап ята!...

Хыянәт кичерелми?
Хыянәт кичерелми?

 

...Кайтып керсәм, урын-җиремдә ирем чит хатын-кыз белән йоклап ята!...

 

Җан әрнүе

Бер Газиз белән бер урамда уйнап үскән, бер класста укып өйләнешкән кешеләр. Армиясеннән көтеп алдым, икебез дә читтән торып техникум бетереп колхозда эшләдек. Колхоз таралгач, район үзәгенә өй салып чыктык. Ике бала үстереп “очырдык”. Оныкларыбыз мәктәптә укый инде.

Безгә гел сокланып карыйлар иде. Бәхетлесез, диләр иде. Бәхетле дә идек шул. Газиз дә, мин дә эчмибез. Әти-әниләребез белән әйбәт мөнәсәбәттәбез. Балалар читтәләр. Кайтып йөриләр. Икебез дә эшле, көнебез ашлы, дигәндәй... Бер-беребезгә ышанабыз, бернинди дә шигебез юк иде.

Эш буенча семинарга Уфага барырга диделәр дә, юлга чыктым. Өч көнлек семинар ике көн барды. Өченче көнгә кунарга калмадым. Ирем дә, ни хикмәт, ул көнне шалтыратып хәлемне белмәде. Эше күп булгандыр дип уйладым. Үзем дә укыганга таныклыклар алып, кинотеатрга барып йөреп, кунакханәне тапшыру эшләре белән шалтыратып тормый гына такси белән төн уртасында кайтып төштем. Өй эчендә ут сүнгән иде. Ачкычым белән өйне ачып, иремнең йокысын бүләргә дә куркып үттем.

Кухняга кергәч, юылмаган савыт-сабаларга күзем төште. Ике кеше туенган. Вино шешәсе дә утыра. Кем килгән? Кем белән эчкән бу? Шул мәлне ишек артында идәндә ят аяк киемнәре күрдем. Ах иттем. Чит – ят хатын-кыз! Минем өемдә! Йокы бүлмәсе ишеген ачсам... Ни күрим! Ирем ят хатын-кыз белән йоклап ята!

Киттем тузынып! Әйтмәгән сүзем калмады. Җан ачуым белән сөйрәлчеккә барып ябыштым.

—Кешечә кылан! Аның гаебе юк... — дип, ирем мине этә.

—Ах, шулаймы? Гаебем юкмы? Син – эт! — дип аңа селтәнә башладым.

—Нәрсә эшлисең минем түшәгемдә, сөйрәлчек? — дип чәченә ябыштым түшәгемә җәелеп яткан хатынның.

—Синнән сорамыйм! — ди.

Ах, мин әйтәм. Әле син шулаймы? Сүттем, теттем үзен. Сөйрәп зур якка чыгарып ыргыттым да, куып чыгардым. Киемнәрен ишек алдына, йортка чыгарып аттым. Ирем дә аның артыннан чыгып китте.

Без аерылыштык. Йортны бүлдек. Мин балалар янына, шәһәргә күчендем. Ирем (бывший) сөяркәсе белән дә бергә була алмады. “Акылыңа кил. Ялгышлык ясамыйк,” дип бик килеп йөреде. Мин ялгыш адым ясамадым дидем. Горурлыгым җиңде. Җирдә бар нәрсәне дә кичереп була. Хыянәтне генә кичереп булмый. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Ирина

Автор:
Читайте нас: