

Югары Кансөяр фельдшер-акушер пунктында авыл халкы фельдшер Р. Вәлиева белән очрашты.
Ул йөрәк авырулары, йөрәк-кан тамырлары авырулары статистикасы, инсульт һәм инфаркт симптомнары вакытында беренче ярдәм, диспансерлаштыруның файдасы турында сөйләде һәм катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Фельдшер туклануга аерым игътибар бирергә киңәш итте, тынычлык һәм сәламәтлек теләде.
Соңыннан китапханәче “Сәламәт яшәү рәвеше-ул модалы!” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Китап укучылар, авырмас өчен, үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында, дөрес туклану турында, зарарлы гадәтләр турында мәгълүмат таба алдылар һәм аларны профилактикалау буенча киңәшләр алдылар.
Ә сезнең авылда нинди чаралар үтә, дуслар?