Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2022, 08:00

Машина йөртү хокукларының гамәлен берничә елга озайтырга телиләр

РФ хөкүмәтендә 2023 ел ахырына кадәр чыккан машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуын өч елга озайтырга тәкъдим иттеләр.

Икътисадый үсеш министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәрге вакыт аралыгында срогы чыккан (яки инде тәмамланган) Россия машина йөртү таныклыклары гамәлен өч елга озайтырга тәкъдим итә. Монда 12 мартта Премьер Михаил Мишустин имзалаган РФ Хөкүмәтенең 353 нче санлы «кризиска каршы» карарын кайбер пунктларга тулыландыру турында сүз бара.

Бу чара, алдан исәпләүләр буенча, бөтен ил буенча биш миллионнан артык машина йөртү таныклыгына кагылачак.

Шулай ук Россия Транспорт министрлыгы техосмотрның диагностик карталары гамәлен унике айга озайтырга тәкъдим итә.

Күптән түгел хөкүмәт техосмотрның яңа кагыйдәләрен раслады, алар 2022 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, гади автомобильчеләр хәзер автомобильне яңадан теркәгәндә яки конструкциягә үзгәрешләр керткәндә генә техосмотр уза. Такси, автобус һәм йөк машиналары хуҗалары өчен даими карау мәҗбүри булып калды. Хәзер тегеләре өчен дә, болары өчен дә кешеләр өчен дә процедураны шактый гадиләштерделәр.

Новости

Автор:
Читайте нас: