Мәрьям Миңнегуловадан янә бер шәп рецепт.
1 стакан сөтне җылытабыз да шуна 1,5 чәй калагы чүпрә, бер 2 аш калагы шикәр комы, 6-7 аш калагы он салып кушып болгатып баш ясап куябыз. Ул бик тиз эчи, аннан шуңа 2 йомырка, тагы берәр уч шикәр комы, якынча 3 аш калагы көнбагыш мае, 50 гр йомшартылган ак май, 1 чәй калагы тоз, онны чама белән салып, 3 стаканнан арта инде ул, кушып камыр басабыз, кабартабыз да, пешерәбез. Өстенә йомырка тугылап сөртәбез, аннан умач кебек әйбер ягабыз. Анысын болай эшлибез: он, май, шикәр комы кушып умач кебек уабыз да, өстенә сибәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Татар халык ашлары