Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2022, 06:15

Көндәшле авылында “Балтач таңнары” гәзитенең дуслары бар әле

Башкортстанда, Балтач районында алдагы яртыеллыкка матбугат басмаларына ташламалы бәяләрдә язылу дәвам итә.

Элек заманнарда һәр гаилә күпләп гәзит –җурналлар алдыра, кайбер йортларга 10-12 төрле басмалар килә иде. Заманалар үзгәреп вакытлы матбугатка хаклар арту, аннан килеп Интернет челтәрләрендә гәзит- җурналларны электрон форматта уку мөмкинлеге булу аларга язылучылар санын кискен киметте. Шулай да бүгенге көндә  гәзитләргә тугры калган матбугат дуслары бар әле. Көндәшле авылында әлеге вакытта “Балтач таңнары” гәзитен 70 кә якын кеше алдыра. Алар арасында төрле категория һәм төрле буын кешеләре бар: пенсионерлар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Озак еллар дәвамында район гәзитенә тугры булган кешеләр шактый.Фоат Гыйльметдинов, Файзелгаян Нәртдинов, Гөлфидә Нәфикова, Фәйрүзә Хәмәтова, Рәшит Хәмзиннар гаиләләре һәм башкалар, мәсәлән, 1960 нчы еллардан алып, 60 елдан артык “ Җинү байрагы”, “ Азатлык”, хәзер “ Балтач таңнары” исемендәге бу басманың якын дуслары булып калалар. Мин үзем дә  алар сафында. Күршебез Равил абый Сәхиуллин: “ Ничек мин район гәзитен алдырмыйм инде, мин бит үзебезнең төбәктәге яңалыклар белән танышып барырга тиешмен”, - ди. Шундый язылучылары белән гәзитебез яшәп килә. Ул киләчәктә дә яшәсен, эчтәлеге булсын, укучылары артсын, заманның пульсында торсын, каләм тибрәтүчеләргә тагында киңрәк урын бирсен дигән теләктә калабыз. Яраткан гәзитебезнең даими дуслары бүген, элек “ Кызыл таң” га хас лозунгны бераз үзгәртеп болай диләр: “Балтач таңнар” ын син ярат, алдыр, укы һәм тарат.

Мәгъдән Фазылов

Көндәшле авылында “Балтач таңнары”  гәзитенең дуслары бар әле
Көндәшле авылында “Балтач таңнары” гәзитенең дуслары бар әле
Автор:
Читайте нас: