Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2022, 15:58

Башкортстанда мәктәп автобусы водителе балаларны исерек хәлдә йөрткән

Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән.

Башкортстанда мәктәп автобусы водителе балаларны исерек хәлдә йөрткән
Башкортстанда мәктәп автобусы водителе балаларны исерек хәлдә йөрткән

 

Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән.

 

Юл-патруль хезмәте инспекторлары иртән Мәсәгут авылындагы лицей янында мәктәп автобусын туктаталар. 49 яшьлек водитель белән сөйләшкәндә алар аның исерек булуын сизгән. Тикшерү вакытында ул сулаган һаваның литрында 0,946 мл алкогольне теркәлгән (бу исереклекнең җиңел дәрәҗәсенә туры килә).

Ә автобуста лицейның 22 укучысы, алар белән укытучы да була. Хәзер полицейскийлар мәктәпнең мәктәп автотранспорты белән исерек водительне идарә итүгә юл куюын ачыклый.

Фото Башинформ

Автор:
Читайте нас: