Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2022, 16:14

Балтачта яшьләр авыл хуҗалыгына тартыла

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа эш башлаган эшкуарлар арасында яшьләр дә бар.

Балтачта яшьләр авыл хуҗалыгына тартыла
Балтачта яшьләр авыл хуҗалыгына тартыла

 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа эш башлаган эшкуарлар арасында яшьләр дә бар.

 

Бу хакта район Хакимияте башлыгы ИлгизСубушев үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә. Бүген эшкуарлык сәгатендә Дим Мирхазовның сөт юнәлешендә эре мөгезле терлек үрчетү буенча бизнес-проект каралган. Яшь кешенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы, транспорт чаралары бар, терлек үрчетү өчен җир һәм биналар арендалый, ә иң мөһиме - бизнесны ничек үстерергә дигән күзаллаулары бар. Проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен, «Агростартап» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 эш урыны булдырып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга планлаштыра яшь эшкуар.

Автор:
Читайте нас: